Казанда хатын-кызлар репродуктив сәламәтлеге мәсьәләләре турында фикер алышалар

Казанда хатын-кызлар репродуктив сәламәтлеге мәсьәләләре турында фикер алышалар
(Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Казанның “Корстон” комплексында хатын-кызлар репродуктив сәламәтлеге мәсьәләләренә багышланган халыкара конференция узды.
Россиядә һәм чит илләрдә репродуктив медицина проблемалары, абортларны профилактикалау, заманча контрацепция өстенлекләре турында табибларга Каир университетының акушерлык һәм гинекология кафедрасы җитәкчесе, балага уза алмауны дәвалау үзәге директоры, профессор Осама Шоуки сөйләде. Бу темага доклад белән Казан дәүләт медицина академиясенең акушерлык һәм гиенкология кафедрасы ассистенты Ирина Боголюбова да чыгыш ясады.
Соңгы елларда Россиядә гинекологик авыруларның кискен үсеше күзәтелә. Медицина статистикасына күз салсак, һәр дүртенче кыз яшүсмер чорында ук репродуктив сәламәтлегенең төрле тайпылышларына ия. Экспертлар хатын-кызлар һәм ир-атларның балага уза алмау үсешен дә күзәтә. 2007 ел нәтиҗәләре буенча Россиядә 5,5 миллионнан артык баласыз гаиләләр теркәлгән.
Россиядә йөклелекнең күп өлеше (64,2 процент) элеккегечэ абортлар белән тәмамлана, гәрчә Көнбатыш илләрдә ул 100 бала табу очрагына 25 аборт күрсәткеченнән артмый.