420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Бөек Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчеге турындагы рәсемнәр һәм шигырьләр конкурсына гаризалар кабул итүне 16 сентябрьгә кадәр озайттылар. Мәгълүмат туризм буенча ТР Дәүләт комитетының рәсми сайтында урнаштырылган.
«Безнең өчен бу бик мөһим конкурс, чөнки Бөек Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчегенә кызыксыну бик зур», — диелгән ведомствоның матбугат хезмәте хәбәрендә.
Барлык катнашучыларның эшләре Instagramда урнаштырылачак. Конкурста башлангыч сыйныф укучылары да, Татарстан мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары да катнаша ала.
Конкурс шартлары белән ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты сайтында, «Конкурслар» бүлегендә танышырга мөмкин.