Татарстандагы кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарны кабул итә

Алдан язылу 8 (843) 236-41-80 телефоны буенча алып барыла.

(Казан, 2 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстандагы кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская 6 сентябрь көнне Россия Президентының Казандагы кабул итү бүлмәсендә гражданнарны шәхсән үзе кабул итәчәк.

С.Сабурскаяга мөрәҗәгать итәргә  теләүчеләр өчен алдан 8 (843) 236-41-80 телефоны буенча язылу кирәк, дип билгеләп үттеләр Татарстан омбудсмены матбугат хезмәте аппаратыннан.