news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе телләр өйрәнергә теләүчеләрне чакыра

Монда үз халкының телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен, туган ягының тарихын һәм географиясен өйрәнергә теләүчеләр өчен 17 төркем эшли.

(Казан, 2 сентябрь, “Татар-информ”). Казанның Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең 17 бүлегенә 28 августтан яңа уку елына гаризалар кабул итү башланган. Укыту гомуми программалар буенча алып барылачак, дип хәбәр итә Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге.

Якшәмбе мәктәбендә - Татарстанда яшәүче һәркем, теләгән очракта, үз халкының телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен, фольклор, җыр һәм биюләрен, туган ягының тарихын һәм географиясен өйрәнә алырлык 17 бүлек эшли.

Моннан тыш чит телләрне: корея, инглиз, төрек телләрен өйрәнү буенча түләүле курслар да бар.

Тулырак мәгълүмат алырга теләүчеләр 8(843)-237-98-33 һәм 8-908-349-98-82 телефоннары буенча шалтыратып белешә ала, диелә Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot