2 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде, урып-җыю дәвам итә, рус телен һәм дәүләт телләрен өйрәнү ил башлыгы игътибар үзәгендә.

Рөстәм Миңнеханов: Нефтьче һәм газчы һөнәре Россиядә иң хөрмәтлеләрдән санала. / Татарстан Президенты бүген Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән барлык республика нефтьчеләрен һәм нефть ягы халкын котлады.



Татарстан Президенты Әлмәттә «Киләчәк Татарстан көллияте» ачылышында катнашты. / Көллият предприятиеләрне заманча җитештерү таләпләренә җавап бирүче эшче кадрлар белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

 

Марат Әхмәтов: Хәзерге вакытта бөртеклеләр мәйданнарның 70 процентында җыеп алынган. / Республикадагы урып-җыю эшләренә башка төбәкләрдән дә комбайннар җәлеп ителгән.

Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә рус теле һәм туган телләрне өйрәнүне тикшерәчәк. / Телләр өйрәнү турындагы йөкләмәне ил башлыгы Владимир Путин биргән.

Яңа уку елына йомгаклау сочинениесе темаларының биш ачык юнәлеше билгеле булды. / Чыгарылыш сыйныфларда йомгаклау сочинениесе 2014 елдан башлап үткәрелә.

Казанда Әмир Мәҗитов музеенда "Алтын кош" декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе эшли. / Күргәзмә 30 августта ачылган, 26 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.