2 сентябрьдә Татарстанда 30 градуска кадәр җылы көтелә

Казанда көндез алмашынучан болытлы, явым-төшемсез һава торышы булачак, республика буенча яңгыр фаразлана.

(Казан, 2 сентябрь, "Татар-информ"). Шимбә, 2 сентябрьдә, Татарстанда 30 градуска кадәр җылы көтелә, дип хәбәр итә Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Казанда көндезен алмашынучан болытлы, явым-төшемсез һава торышы булачак. Талгын җил, 26 − 28 градус җылы көтелә. Татарстан буенча 2 сентябрь көнендә алмашынучан болытлы һава торышы һәм яңгыр фаразлана. Талгын җил көтелә, максималь һава температурасы — 25 - 30 градус җылы.