news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа» агентлыгында Россия Банкының истәлекле тәңкәләре фотокүргәзмәсе ачылды

Төрле елларда тәңкәләрдә Казан Кремле, университет, Мәрҗани мәчете, Раифа һәм Казан-Богородица монастырьлары, Татар опера һәм балет театры сурәтләнгән.

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). «Татмедиа» бинасында Бөтенроссия инкассатор көненә багышланган фотокүргәзмә ачылды.

Фотополотналарда Россия Банкы тарафыннан төрле вакытта чыгарылган һәм Казанга һәм Татарстан Республикасына багышланган истәлекле тәңкәләр сурәтләнгән.

 Фотокүргәзмәдә тәкъдим ителгән 25 тәңкәнең һәркайсы республиканың бай тарихи һәм мәдәни мирасын үстерүгә өлеш керткән мөһим вакыйгалар һәм шәхесләр турында сөйли.

Мәсәлән, Россия Банкының 100 сумлык көмеш тәңкәсе бер килограмм авырлыкта һәм аның тиражы нибары 500 данә булган. Биредә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты - борынгы Болгар шәһәре сурәтләнгән.

«Россия архитектура һәйкәлләре» сериясе Россия коллекционерлары арасында иң дәвамлы һәм популяр булганнарның берсе булып тора, ул 1993 елдан бирле чыгарыла. Төрле елларда тәңкәләрдә Казан Кремле, университет, Мәрҗани мәчете, Раифа һәм Казан-Богородица монастырьлары, Татар опера һәм балет театры барлыкка килде.

2013 елгы Универсиада, Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм Татарстанда узган футбол мундиалы шулай ук тәңкәләрдә чагылыш тапты. Әлеге вакыйгалар хөрмәтенә Россия Банкы 7 граммнан алып бер килограммга кадәр авырлыктагы алтын һәм көмеш истәлекле тәңкәләр чыгарды. Мәсәлән, 10 мең сумлык, тиражы нибары 100 данә булган килограммлы тәңкә Универсиадага багышланды.

2020 елда Татарстан ТАССР төзелүгә 100 ел тулуны билгеләп үтте. Бу вакыйга хөрмәтенә Россия Банкы өч сум номиналлы тәңкә чыгарды. Дискта Казан Кремле фонында традицион татар киемнәрендә милли бию башкаручы яшьләр сурәтләнгән. Өстә республика гербы урнашкан.

Үзенең коллекцион кыйммәтенә карамастан, бу тәңкәләрнең барысы да номиналга ия һәм түләү чарасы буларак файдаланыла ала, дип билгеләп үтә Россия Банкының Татарстан бүлеге матбугат хезмәте.

Фотокүргәзмә Декабристлар урамы, 2 адресы буенча  «Татмедиа» төп бинасының 1нче катында урнашкан һәм 16 августка кадәр дәвам итәчәк. Керү ирекле.

Элегрәк «Татар-информ» Болгар шәһәрчегенең 1 мең сумлык яңа банкнотка эләгү мөмкинлеге турында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100