news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда лагерьда ковид йоктырган балаларның юллама акчасын кире кайтаралар

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров атналык оператив киңәшмәдә республика Хөкүмәтенә шундый йөкләмә биргән.

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Башкортстанда җәйге лагерьда коронавирус инфекциясе йоктырган һәм ялын дәвам итә алмаган балаларның ата-аналарына юллама акчасын кире кайтарачаклар.

«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Башкортстан Башлыгы атналык оператив киңәшмәдә республика Хөкүмәтенә шундый йөкләмә биргән.

«Моны шәхси контрольгә алыгыз һәм акчага бәйле мәсьәләне хәл итегез, — дип мөрәҗәгать итте Радий Хәбиров республика мәгариф министры Айбулат Хажинга. — Кешеләр акча түләгән, ә балалар ял итми икән, акчаны кире кайтарырга кирәк. Әгәр шулай килеп чыккан һәм коллегаларыгыз моңа юл куйган икән, акчаны оператив рәвештә ата-аналарга кайтарыгыз».

Үз чиратында, республика мәгариф министры балалар лагерьларында коронавирус инфекциясенә бәйле хәлнең тотрыклылануы турында белдерде. Аның сүзләренчә, балаларның җәйге ялын оештыруда җитди закон бозу очраклары күзәтелмәгән. Калган өченче һәм дүртенче сменалар тотрыклы рәвештә узачак.

«49 лагерьның 45ендә булдык. Тулаем алганда, берничә лагерьны санамаганда (аларда антисептиклар җитәрлек түгел иде), вазгыять бөтен җирдә дә тотрыклы», — дип хисап тотты Хажин. Ул тикшерү барышында хилафлыкларның бетерелүен әйтте.

Башкортстандагы лагерьларның берсендә балалар арасында коронавирус инфекциясе йоктыруның 49 очрагы теркәлүе турында элегрәк хәбәр ителгән иде. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Башкортстан Республика буенча идарәсе җитәкчесе Анна Казак Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә шулай дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100