news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада Һава-десант гаскәрләре оешуга 91 ел тулуга багышланган митинг булды

Чарада 200гә якын кеше катнашты.

Түбән Камада Һава-десант гаскәрләре оешуга 91 ел тулуга багышланган митинг булды
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Бүген Түбән Камада сугышчы-интернационалистларга куелган истәлек комплексы янында Россия һава-десант гаскәрләренең 91 еллыгына багышланган митинг булды. Чарага 200гә якын кеше килде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Котлау сүзләре белән Түбән Кама муниципаль район башлыгы киңәшчесе Григорий Китанов, «Десантчылар берлеге» махсус билгеләнештәге һава-десант гаскәрләре ветераннарының төбәкара иҗтимагый оешмасы Түбән Кама бүлеге рәисе Руслан Нурмөхәммәтов һәм бөтенроссия локаль сугыш һәм хәрби конфликтлар ветераннары җәмгыятенең төбәк бүлеге рәисе Вячеслав Фирстов, Солдат аналары советы рәисе Татьяна Иванова чыгыш ясады.

Митингта катнашучылар үз иленә, халкына тугрылык саклап, сугыш кырында ятып калган ватандашларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100