Минзәлә районының Әтрәкле авылында Корбан гаете хөрмәтенә ярминкә оештырылды

Җирлеккә караган авылларда яшәүче мохтаҗларга, өлкәннәргә таратыр өчен корбан да чалынды.

(Минзәлә, 2 август, «Татар-информ», «Минзәлә-информ», Илшат Вәгыйзов). Минзәлә районының Әтрәкле авылында «Заиковский» хуҗалыгы тарафыннан Корбан гаете хөрмәтенә бәйрәм ярминкәсе оештырылды. Җирлеккә караган авылларда яшәүче мохтаҗларга, өлкәннәргә таратыр өчен корбан да чалынды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ярминкә башланыр алдыннан берничә кеше бергә җыелып, корбан итеп тана чалды. Радик Фәттахов, «Заиковский» хуҗалыгы генераль директоры сүзләренчә, ел саен матур традицияне дәвам итеп, корбан чалу оештыра.

Чалынган малның итен Әтрәкле җирлегенә караган 7 авылда яшәүче мохтаҗларга, әби-бабайларга тараталар.

Шул рәвешле Әтрәкле, Татар һәм Рус Мөшегесе, Калтак, Филимоновка, Чупай, Яңа Айман авылларында 100 пакет таратылды. Шулай ук аерым «Заиковский» хуҗалыгы коллективы исеменнән корбан итеп тәкә дә чалынды.

Ярминкәгә килгәндә, ул ассортиментка бик бай булды. Сатуга «Заиковский» хуҗалыгыннан 3 баш тана ите, колбаса эшләнмәләре, җирлек авылларында яшәүчеләрдән яшелчә, бал, какланган каз, сөт, йомырка һ.б. тәкъдим ителде.

Балаларның күңеленә алар өчен дип әзерләнгән батут һәм махсус аттракцион бик хуш килде. Безнең өстәмә Әтрәкле авылы җирлегенә караган авылларның мәдәният йортлары, үзешчәннәре әзерләгән концерт номерлары ярминкәгә ямь өстәп торды