Минзәләдә «Автоледи-2020» җиңүчесе Җиңүнең 75 еллыгы тематикасын сайлаган

Җиңүче Дарья Меньшагина бәйгедә үзен иҗади яктан күрсәтте: үзенең автомобилен Бөек Җиңүнең 75 еллыгы тематикасында бизәде. Автоледи үзе дә хәрби форма һәм пилотка кигән.

 (Казан, 2 август, «Татар-информ»). Минзәләдә «Автоледи-2020» хатын-кызлар арасында машина йөртү осталыгының республика конкурсының район этабы узды. Җиңүче Дарья Меньшагина бәйгедә үзен иҗади яктан күрсәтте. Ул автомобилен Бөек Җиңүнең 75 еллыгы тематикасында бизәде. Автоледи үзе дә хәрби формага һәм пилоткага киенгән. Бу хакта «Минзәлә-информ» хәбәр итә.

«Автоледи» конкурсы юл хәрәкәтендә катнашучыларны законны үтәүче итеп тәрбияләүгә, халыкның юл-транспорт культурасын булдыруга, катнашучыларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү күнекмәләрен ныгытуга юнәлтелгән.

Быел конкурста күпчелек яңа кешеләр катнашты. Автоледи юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча тест үтте. Әгәр дә имтиханда 20 сорауга җавап бирүгә 20 минут вакыт бирелә икән, монда кызларга биремнәрне 10 минутта башкарып чыгарга кирәк иде.

Автомәктәп мәйданчыгында узган практик этап иң мавыктыргычы булды.

Ярышлар судьясы — ДОСААФ Минзәлә автомәктәбе башлыгы урынбасары Фәрхать Гыйлемов маневрларны үтәү төгәллеген генә түгел, аларны үтәүгә тотылган гомуми вакытны да исәпкә алган.

Конкурс йомгаклары буенча беренче урынны Дарья Меньшагина яулады, икенче урынны — Адилә Малиновская, өченче урынны Диана Урасметова алды. Тамашачылар мәхәббәтен Лилия Григорьева яулады.