Кайбыч флагын Эльбрус тавына алып менгәннәр

Иске Чәчкаб авылында яшәүче 5642 метр биеклеккә менгән.

(Кайбыч, 2 август, «Татар-информ», «Кайбыч таңнары», Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбыч районының Иске Чәчкаб авылында яшәүче Дамир Хәйретдинов Европаның иң югары ноктасы — Эльбрус тавына менгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ул анда 5642 метр биеклектә Кайбыч районының флагын кадап куйган.