Әтнәдә авыл мәдәният хезмәткәрләре халкыбызның гореф-гадәтләрен яңарта

Күлле Киме авыл җирлегендә яшәүчеләр капка төбендә кич утыра башлаганнар.

(Әтнә, 2 август, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”, Сүрия Мингатина). Июль аеның соңгы ункөнлегендә Күлле Киме авылы халкы кич утыра. Соңгы утырулары авылнын югары оч урамында Шакировлар гаиләсенең капка төбендә булды. Уен-көлке, җыр тынып тормады. Онытылган уеннар уйналды. Авыл халкы бу чараны яратып кабул итте. Яшьләргә дә ошады, алар өлкәннәрдән авыл тарихын ишетте. Мәдәният хезмәткәрләре яңа талантлар тапты, дип яза район басмасы.

Яшьләргә ятрак булса да, өлкән буын хәтерлидер, авылларда кич җиттеме капка төпләрендәге утыргычлар күрше-тирә белән тула иде. Соңгы яңалыклар, эшләнәсе эшләр барлана, кемдә өмә ясыйсы, кемгә булышасы, нинди бәйрәм оештырасы...- барысы да шунда сөйләшенә. Аннан соң күңел ачулар башлана. Гармунга кушылып җырлау, уеннар , биюләр, капка төбендә кич утыруның дәвамы була иде. Яшьләр кичке уен оештыра, анда да татар халкының җыр -биюләре дәвам итә. “Йөзек салыш”, “Шырпы салыш”, “Чия-чия” уйный идек. Парлы биюләр биедек. Өлкәннәр сагынып искә төшергәндә, Күлле Киме мәдәният хезмәткәрләре менә шушы гореф-гадәтне яңарталар. Кич утыру өчен иң матур капка төбе сайлана. "Ә авылларда алар хәзер күп, гөлбакча ясыйлар", диде Күлле Киме мәдәният йорты җитәкчесе Чулпан Сәләхова.