Түбән Камада 3 августтан трамвайда йөрү бәясе арта

Билет бәясе 20 сумнан 22 сумга күтәреләчәк.

(Казан, 2 август, “Татар-информ”). Иртәгедән, 3 августтан, Түбән Камада трамвайда йөрү 20 сумнан 22 сумга күтәреләчәк. Бу хакта Түбән Кама хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тарифлар буенча Татарстан дәүләт комитеты карары нигезендә, билет бәясе акчалата түләнмәгәндә - 20 сум, ә ташламалы йөрүчеләргә 15 сумны тәшкил итәчәк.

Түбән Камада трамвайда йөрүгә бәяләр 2016 елдан күтәрелмәгән булган.