Сабада терлекчелек продукциясе җитештерүне арттыруга өлеш кертүчеләрне хөрмәтләделәр

Районда терлекчеләр слеты узды.

(Саба, 2 август, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Сабада терлекчеләрнең, 5 сәгатькә сузылса да, сизелмичә үтеп киткән бәйрәмендә җиңүче хуҗалыклар да, яртыеллыкта сыерлардан күп сөт сатып алган алдынгылар да, "Касымовский", Казан сөт комбинатлары, "Элита", "КАМП", "Горизонт", "Агроробот", "Татлаваль", "Агроинновации" җәмгыятьләре җитәкчеләре алып килгән бүләкләргә лаеклылар да – барысы да ачыкланды, дип яза җирле басма.

 Дәрәҗәле кунаклар катнашуы, бердән, бәйрәмнең дәрәҗәсен күтәрсә, икенчедән, ферма эшчәннәренең алар бәяләрлек эшләре булуы турында сөйли. Ә нәтиҗәләр, чыннан да, күркәм. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин чыгышында әйтелгәнчә, сөт савып алу былтыргының шушы чоры күрсәткеченә карата – 107, ит җитештерү 103 процент тәшкил иткән. Барлык төр терлекләрнең баш саннары арткан. Дөрес, сөт сатып алу бәяләре кимү сәбәпле, быел 6 айда хуҗалыклар кассаларына 160,835 миллион сум акча кимрәк кергән. "Бу шартларда да, сөтнең сыйфатына карап, сыер савучыларның уртача хезмәт хакын 10 процентка күтәрә алдык. "Мөхәммәтшин" хуҗалыгында, "Курсабаш"та, "Нырты"да операторларның айлык эш хакы 36 меңнән 48 мең сумга кадәр җитте. Чыгышымда терлекчеләрне исемләп атамадым, мәйданга чакырылганда, исемнәре яңгырар, лаеклы бүләкләрен алырлар",– дип сөйләде җитәкче. Әйтелгәнчә, слетта терлекчелек продукциясе җитештерүне арттыруга аеруча өлеш керткәннәрне зурлап хөрмәтләделәр.

Сигез кеше авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, район башлыгы Рәис Миңнеханов кулыннан министрлыкның һәм Саба муниципаль районының Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын кабул итеп алды. Йөзгә якын тармак алдынгысы бәйдә асралучы сөтчелек фермаларында һәр сыердан –20, саву залларында 22 литрдан артык сөт савып алганы, атчылыкта, сарыкчылыкта, умартачылыкта, гомумән, хезмәтендә ирешкән уңышлары өчен акчалата бүләкләнде. Юбилярлар, 2018 елда терлекчелеккә килгән яшьләр хөрмәтләнде, район ветеринария берләшмәсе яңа махсус машиналы булды. Ул көнне тәмамланган лактацияле иң югары продуктлы сыерлар да билгеләп үтелде. Әйтик, КФХ "Мөхәммәтшин"да 3658нче номерлы сыер 13771 литр сөт биргән. Алты айлык нәтиҗәләр буенча да, без фаразлаганча, беренчелеккә шушы хуҗалык чыкты. Мәйданга быел беренче тапкыр 37-40 ел стажлы ветераннарның чакырылуын бәйрәмнең иң дулкынландыргыч минутлары дияргә мөмкин. Фермада хезмәт кул көченә көйләнгән чорда авыр күтәреп, резина итек киеп эшләү зур ихтирамга лаек апаларның кайберләрен таякка таяндырса да, күңелләре көр (фото). "Ярый, килгәнмен дип шатланып утырам. 1944 елда Йосыф-Аланда туган сугыш чоры баласы мин. Рәсемем Мактау тактасында торып, район чараларына еш барсам да, мондый күңелле бәйрәмдә катнашканым юк иде әле. Рәхмәт чакырганнары өчен",– диде 7нче сыйныфтан фермага килеп 41 ел эшләгән Хәния Кәлимуллина. Рәис Миңнеханов: "Куйган хезмәтләрен зурлап тагын кул чабыйк әле үзләренә",– дигәч, мәйдан ветераннарны аягүрә басып көчле алкышлады. Араларында иң күп стажлы – 42 ел гомерен сыерлар савуга багышлаган, әмма слетта катнаша алмаган Миләүшә Шакировага ("Симет") республика агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең һөнәри берлеге рәисе Фәридә Гарифуллина теләгән вакытында күңеле тарткан шифаханәгә бару өчен юллама да алып килгән иде.

Бәйрәмнең икенче өлеше күңелле стартлар, берсенән-берсе кызыклы ярышлар белән дәвам итте. Күндәм генә бер атны тугарып-җигүдә хатын-кызлар арасында "Симет" җәмгыяте, ирләр ярышканда Сатыш бригадасы терлекчеләренә тиңнәр булмады. Җанатарлар аеруча күмәк уеннарда катнашучыларга куәт бирде. Аркан тартышуда "Игенче" командасы хатын-кызлары көндәшләрен үзләренә пружина кебек кенә суырып алдылар. Футбол уены беренчелеккә Сатыш терлекчеләрен чыгарды. Кул көрәше, гер күтәрү, таяк тарту, чүлмәк вату, капчык белән сугышу, әтәч тоту һәм башка бик күп уеннар белән гөр килде мәйдан. Көрәш яратучылар быелгы батырлар Илназ Маликов (Олы Шыңар) белән Данис Закировны (Югары Симет) алкышлады.

Слет күрсәткәнчә, терлекчелек тармагы уңган-булган кадрларга таяна. Мөмкинлек кенә тудыр. Район шуңа омтыла: Туктарда – 200, Чулпыч янында 2500 башка исәпләнгән робот сөт комплекслары төзелеп килә. Яңа юнәлеш буларак азык ясау үзәге булдыру планлаштырыла. Мамадыш һәм Кукмара районнарында ике хуҗалыкта шундый үзәк төзеп, бер сыерга сөт савуны 4-5 литрга арттыруга ирешкәннәр инде,диелгән район хәбәрендә.