Республика районнарында яр буйларын җыештыру буенча 45 акция узды

Татарстан сулыклары ярларыннан 50 тоннадан артык чүп чыгарылды.

(Казан, 2 август, “Татар-информ”). "Чиста яр" акциясе 15 июльдә старт алды. Акция кысаларында республика елгаларының һәм күлләренең яр буе территорияләрен җыештыру буенча бүгенгә 45 акция узды. Бу хакта Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Акция Казан, Яшел Үзән шәһәрләрендә, Биектау, Югары Ослан, Лаеш һәм Питрәч районнарында узды. 28 су объектында: 10 елга (Идел, Чулман, Казансу, Зөя, Мишә, Нокса, Сөлчә, Норма, Сумка, Красна), 6 күл (Урман, Зөбәрҗәт һәм башкалар), 2 буа, 9 чишмә һәм 1 плотина яр буе линиясе чистартылды. Өмәләргә 800дән артык кеше килде. Анда җирле хакимият һәм предприятие хезмәткәрләре, эко-волонтерлар һәм иҗтимагый хәрәкәт әгъзалары катнашты.

Экологлар әйтүенчә, яр буе линияләрендә, нигездә, көнкүреш калдыкларының – пакетлар, азык-төлек тартмалары өеме туплануы күзәтелә. "Кызганыч, су объектлары янәшәсендә ял итүче барлык кешеләр дә үзләре яр буенда калдырган чүпнең иртәме-соңмы сулыкка эләгүе һәм экологиягә зыян китерүе турында уйланмый. Чүпләнү нәтиҗәсендә яр буе полосасында тереклек һәм үсемлек дөньясына зыян килә", – дип аңлата экологлар.

  • "Чиста яр" акциясе Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан оештырылды. Ул сулык ярларында санитар тәртип урнаштыру һәм саклау, иҗтимагый активлыкны һәм гражданнарның табигатькә сакчыл карашын үстерү максатында уздырыла. Яр буе зоналарындагы өмәләр 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.