2 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды ачылды, Татарстан игенчеләре уракка төште, Казан хоккей клубы тәҗрибәле уенчы белән килешү төзеде.

Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды делегатларын каршы алалар/Бүген түгәрәк өстәл, секция утырышлары узды, съезд эшендә 1054 делегат һәм кунак катнаша.

Татарстанга эш сәфәре белән Чехия Республикасы Көньяк Моравия өлкәсе гейтманы килде/Богумил Шимек һәм Чехия вәкилләрен Казанда зур программа һәм Президент белән очрашу көтә.

Рөстәм Миңнеханов күп балалы гаиләгә яңа Lada Largus автомобилен бүләк итте/Күп бала атасы Владислав Третьяков, хатыны фаҗигале төстә вафат булганнан соң, җиде баласын ялгыз тәрбияли.

Татарстан районнарының кайберләре уракка төште – исемлек/Берничә көн эчендә 1300 гектар мәйданнан 6 мең тонна ашлык җыеп алынган.

Татарстан Дәүләт торак фонды авария хәлендәге йорттан күченүчеләр өчен 25 фатир тапшырган/Фатирлар "Салават Күпере" торак комплексы йортларының берсендә урнашкан.

Уракка соңарып төшү безне сагайта – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры/Беренче игеннәрне әле берничә көн элек кенә суктыра башладылар.

Татарстанда соңгы биш елда 35 яңа мәктәп төзелгән/Мәгариф объектларын төзүгә 2011-2016 еллар аралыгында 7 млрд сумга якын акча тотылган.

Татарстан синоптиклары 3 августта һава шартлары бозылачагы турында кисәтә/Республикада урыны белән көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метр тизлектә, көчәючән җил, яшенле яңгыр көтелә.

Биш тапкыр дөнья чемпионы Сергей Обухов "Динамо-Казан" клубына әйләнеп кайтты/43 яшьлек хоккейчы Казан клубы белән килешү төзеде.