ТР хәрби комиссары “канатлы гвардияне” һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Быел Һава-десант гаскәрләре оешуга 80 ел тулды

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин хәрби десантчылар һәм Һава-десант гаскәрләре ветераннарына котлау җибәрде.
“Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының шәхси составы исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Һава-десант гаскәрләре оешуның 80 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм. Әлеге бәйрәм – Ватанга күп еллар дәвамында батырларча хезмәт итү һәм хәрби бурычны фидакарьләрчә үтәү символы. Көндәлек эшчәнлегегез белән сез Ватаныбызның оборона сәләтен ныгытуга бәяләп бетергесез өлеш кертәсез, бу сезнең эшчәнлегегезгә карата тирән хөрмәт хисләре уята. Ватанга хезмәт итү – сезнең бурычыгыз. Һава-десант гаскәрләре хәрбиләре кылган батырлыклары һәм тырыш хезмәтләре белән Ватанның данын арттыра.
Бу истәлекле көнне сезгә ныклы сәламәтлек, зур бәхет, иминлек һәм Ватаныбыз – Россия бәхете хакына барлык эшләрегездә яңадан-яңа уңышлар телим”, - диелә хәрби комиссарның котлавында.