Татарстанда ВИЧ белән авыруның 17 очрагы теркәлгән

Шул исәптән Казанда авыруның - 7, Әлмәт, Лениногорск районнарында – өчәр, Чистайда – 2, Бөгелмә районында 1 очрак күзәтелгән

(Казан, 2 август, “Татар-информ”). 19-29 июль көннәрендә Татарстанда ВИЧ белән авыруның 17 очрагы теркәлгән. Шул исәптән Казанда авыруның - 7, Әлмәт, Лениногорск районнарында – өчәр, Чистайда – 2, Бөгелмә районында 1 очрак күзәтелгән. Җәзаларны үтәү хезмәтенең Татарстандагы учреждениесендә ВИЧне 1 кеше йоктырган. Бу турыда кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.