Алабугада квартал эчендәге юлларны ремонтлыйлар

Шәһәрдә юлга җәелгән асфальт 40 ел буе алыштырылмаган участоклар аз түгел

(Алабуга, 2 август, «Татар-информ», Гөлшат Солтанова). Быел Алабугада квартал эчендәге юлларны тәртипкә китерү өчен 90 миллион сум акча бүленәчәк. Район башкарма комитеты җитәкчесе Геннадий Емельянов гомумшәһәр киңәшмәсендә әнә шулай дип белдерде.
Аның сүзләренә караганда, юл өслеген ремонтлау максатына алдарак бирелгән 11 миллион сумга җирле бюджеттан тагын 25 миллион сум акча өстәлгән, моннан тыш, республика бюджетыннан 50 миллион сум акча бүленәчәк. “Тулаем алганда, квартал эчендәге юлларны ремонтлау өчен барлык дәрәҗәдәге бюджетлардан 90 миллион сумга якын акча бүлеп бирергә ниятлибез”, - диде район җитәкчесе.
Искәртеп узабыз, шәһәрдә юлга җәелгән асфальт 40 ел буе алыштырылмаган участоклар аз түгел. Бүгенге көндә төзүчеләр беренче транштагы акчаларның яртысыннан артыгын үзләштергән инде.