news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районына «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен» дигән китап тапшырылды

Истәлекле китап Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган.

Әлки районына «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен» дигән китап тапшырылды
http://alki-rt.ru

(Әлки, 2 июль, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Базарлы Матак авылы Геройлар паркында мәктәп һәм район китапханәсе директорларына тантаналы рәвештә «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945» дигән китаплар тапшырылды. Истәлекле китаплар унбер мәктәпкә һәм район үзәк китапханәсенә бирелде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Дәүләт архивының күргәзмә һәм публикаторлык эшчәнлеге бүлеге башлыгы Гүзәл Фаезова катнашты. Ул чарада катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

Аның сүзләренчә, «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен» китабы Татарстан Республикасының тыл тарихына юлкүрсәткеч булып тора. Татарстаннан фронтка 700 меңгә якын кеше киткән, шуларның яртысы яу кырында калган. Фронтовиклар дошманга каршы көрәшкән вакытта аларның туганнары һәм якыннары тылда эшләгән, фронтны ресурслар белән тәэмин иткән.

Бөек Ватан сугышы вакытында Татарстан халкы 262 млн сумнан артык шәхси акчаларын гамәлдәге армия өчен хәрби техника җитештерүгә юнәлдергән.

«Истәлекле китап Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлана. Анда республика халкының Бөек Җиңүгә керткән зур өлеше турында бай тарихи материал тупланган», — дип билгеләп үтте Гүзәл Фаезова.

Материал киң катлам укучыларга, шул исәптән сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә адреслана. Китап Татарстанның мәгариф учреждениеләрендә яңартылган уку-укыту программаларын һәм факультатив дәресләр планнарын төзү, семинарлар һәм конференцияләр үткәрү өчен нигез булачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100