news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме бирелү хөрмәтенә салют яңгыраячак

Салют иртәгә «Казан» гаилә үзәге янында 21.00 сәгатьтә булачак.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 3 июльдә, Казанда Татарстан башкаласына «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү уңаеннан бәйрәм салюты булачак. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Салют 21.00 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәге янында яңгыраячак.

«Шәһәребезнең меңьеллык тарихында тагын бер мөһим этап барлыкка килде. Бу — безнең өлкән буынның хезмәт батырлыгына хөрмәт күрсәтү, барлык тыл ветераннарының һәм Җиңү хакына эшләгән күп санлы предприятиеләребезнең казанышларын тану», - диде Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин.

Элегрәк «Татар-информ» РФ Президенты Владимир Путин исем бирү өчен кирәкле документларны якын арада имзалаячак, дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100