news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Гыйльметдинов Апаста заманча төзекләндерелгән объектларны карады

Урта Балтай авылында медицина ярдәме күрсәтү белән беррәттән гериатрия бүлеге дә урын алган.

 Илдар Гыйльметдинов Апаста заманча төзекләндерелгән объектларны карады
http://apastovo.ru

(Апас, 2 июль, «Татар-информ», «Апастово-информ», Ләлә Сафиуллина). Апаска эш визиты белән Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов килде. Ул район башлыгы Равил Хисаметдинов белән берлектә заманча төзекләндерелгән объектларны карады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ул Урта Балтай табиблык амбулаториясендә, Биеш мәктәбендә һәм төзекләндерү эшләре дәвам иткән «Свияга» ял һәм сәламәтләндерү үзәгендә, район мәдәният йортында булып, биредәге үзгәрешләр белән танышты.

«Апас — һәрвакытта да алда. Биредә моңа кадәр дә бик күп объектлар төзелде һәм төзекләндерелде. Соңгы вакытта яшь район башлыгы көче белән тагын да күбрәк эшләр башкарыла. Яңа кулланышка тапшырылган спорт мәйданчыгында балалар язын да, көзен дә бирегә килеп рәхәтләнеп хәрәкәтләнә ала», — диде Россия Дәүләт Думасы депутаты.

Дәвеш авылында урнашкан «Свияга» ял һәм сәламәтләндерү үзәгендә төзекләндерү эшләре тулы куәтенә бара. Бина тулысы белән заманча төсмер алган. Бүгенге көндә биредә эчке төзекләндерү эшләре башкарыла. Урта Балтай табиблык амбулаториясе танымаслык булып үзгәргән. Биредә халыкка медицина ярдәме күрсәтү белән беррәттән гериатрия бүлеге дә урын алган.

Махсус интенсив дәвалау палатасы, дәвалау физкультура бүлмәсе махсус җиһазландырылган. Шулай ук сугыш ветераннары өчен барлык уңайлыклары булган шәхси палата һәм дәваланучыларга табигать белән хозурлану, саф һава сулау өчен «кышкы бакча» булдырылган. Биеш мәктәбендә башкарылган төзекләндерү эшләре дә һәркемне күркәм нәтиҗәсе белән сөендерде. Район мәдәният йортында төзекләндерү эшләре дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100