Балтачта «Ватан сакчылары» һәйкәле янында ветераннар очрашты

Матур гадәт буенча ветераннар ел саен бирегә җыела.

(Балтач, 2 июль, «Татар-информ», «Хезмәт», Гөлзидә Газизуллина). Балтачта «Ватан сакчылары» һәйкәле янында хәрби бәрелешләр ветераннары очрашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Матур гадәт буенча ветераннар ел саен бирегә җыела. Вафат булганнарны бер минут тынлык белән искә ала, үзара аралаша, киләчәккә планнар кора.