news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта чик сакчыларына һәйкәл ачылды

Тантанада медальләр, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Актанышта чик сакчыларына һәйкәл ачылды
http://aktanysh-rt.ru

(Актаныш, 2 июль, «Татар-информ», «Актаныш таңнары», Филиза Сәлахова). Актанышның Җиңү паркында чик сакчыларына һәйкәл ачылды. Аның рәсми ачылышы 1 июль көнне ветеран-хәрбиләр катнашында узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Чара патриотик хискә бай чик сакчыларының бердәмлеген күрсәтте. Кайчандыр илебез чиген саклаган ир-егетләрнең бердәмлеген исбатлаучы һәйкәлне дә алар үз инициативасы һәм үз хисапларына төзеп куйды.

Район җитәкчелеге һәм ветераннар оешмасы бу тәкъдимне хуплап, ярдәм кулы сузды. Теләктәшлек белдерүчеләр шактый җыелды. Чараны ветеран-чик сакчысы Илшат Измайлов алып барды. Район авылларыннан җыелдылар, хәтта Чаллыдан кайтучылар да бар иде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев катнашты. Ул әлеге чараны тарихта кала торган бәйрәмгә тиңләде. Балалар, оныклар белән килеп, аларга Ватан төшенчәсен аңлата, илне саклаучыларга хөрмәт уята торган урынның Актанышта барлыкка килүенә уңай мөнәсәбәтен белдерде.

Тантанада медальләр, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Мондый һәйкәл Иске Сәфәр авылында да төзелде. Киләсе елда Татар Ямалысында да булыр дип көтелә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100