Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр һәм көчле җил турында кисәтә

Көндезге сәгатьләрдә республика территориясендә һава +26 градуска кадәр җылыначак.
(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 3 июльдә, Татарстан территориясендә кабат яшенле яңгыр көтелә Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге кисәтә.Яшен вакытында көнбатыштан булган җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәю ихтималы бар, диделәр синоптиклар.Төнлә термометр баганалары +10 градуска кадәр төшәчәк. Көндез республикада һава температурасы 21дән 26 градуска кадәр җылылыкны тәшкил итә. Төбәкнең көньяк-көнбатышында җылырак булачак, көньяк-көнчыгышта - салкынча.