Путин Казанда старт алган антропологлар конгрессына уңышлы фикер алышулар теләде

Дәүләт башлыгының сәламләү хаты Казанда Россия Антропологлар һәм этнологларының XIII Конгрессы ачылышында укылды.

(Казан, 2 июль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин бүген Казанда старт алган Россия Антропологлар һәм этнологларының XIII Конгрессына уңышлы һәм нәтиҗәле фикер алышулар теләде. Дәүләт башлыгының сәламләү хатын “УНИКС” мәдәни-спорт комплексында чара ачылышында укыдылар.

“Конгресс үз мәйданчыгында Россия һәм чит илдән галимнәрне берләштергән. Чарада катнашучылар составы белән мөһим профильле проблемаларны иң югары дәрәҗәдә хәл итеп була”, - диелгән Владимир Путин хатында.

“Антропологлар һәм этнологларның фәнни фаразлары Россиянең мәдәни һәм дини күптөрлелеген саклап калуда, милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштергәндә, миграция сәясәтен камилләштергәндә бик кирәк”, - дип Путин сүзләрен җиткерделәр.

Сүзен тәмамлап, дәүләт башлыгы Конгресс катнашучыларына уңышлы һәм нәтиҗәле моназаралар теләде. “Кунакчыл һәм күп милләтле Казанда булудан онытылмаслык хис-кичерешләр телим”, - диелгән мөрәҗәгатьтә.

Конгресс эшендә Россия, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән меңгә якын галим катнашачак. Тематик секция утырышлары 3-5 июльдә узачак.