Ютазыда “тарзанка”дан соң - хастахангә

Күңел күтәрергә теләгән клиентларның берсе бәлагә тарган

 (Казан, 2 июль,“Татар-информ”). Ютазы районының бер хатын-кызына “тарзанка”да атынып бер минутлык адреналин алган өчен хастаханәдә озак ятарга туры киләчәк.

Ял көннәрендә район хастаханәсенә сыйраклары һәм беләк сөякләре ачык рәвештә сынган хатын-кыз китерелә. Ул халык телендә “тарзанка” дип аталган җайланмада атынып имгәнгән. Медиклар мәгълүматы буенча, зыян күрүчегә оператив дәваланырга һәм озак вакыт дәвамында тернәкләнергә кирәк булачак, дип белдерә “Ютазы таңы” басмасы.