news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда болытлы һава һәм салкынча булачак

Көндез температура 15-20 градус җылы тәшкил итәчәк

 (Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республикада аязучан болытлы һава саклана. Төнлә урыны белән һәм көндез күпчелек районнарда яңгыр көтелә. Кайбер районнарда яшен дә булырга мөмкин.
Шулай ук төнлә һәм көндез ТР территориясендә урыны белән төньяк-көнчыгыштан 16 м/с тизлектә җил булачак, Казанда – 15 м/с, көндез яшен вакытында җилнең тизлеге 17-22 м/с ка кадәр артырга мөмкин. Төнлә Татартсан буенча температура 10-15 градус җылы, көндез – 15-20.
Казанда шулай ук яшенлы яңгыр көтелә. Төнлә температура 13-15 градус тәшкил итә, көндез – 15-18.
4 июль төнендә республикада болытлы һава, урын белән кыска вакытлы яңгыр булачак. Температура 7 градус кына җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot