Универсиада ачылу һәм ябылу көнендә “Kazan-Arena” стадионы янында машина кую тыела

Объекттан 500 метр ераклыкта гына пассажирларны төшерергә һәм машиналарны куярга мөмкин булачак

  (Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Ярышлар үткәрү көннәрендә объекттан 500 метр ераклыкта гына пассажирларны төшерергә һәм машиналарны куярга мөмкин булачак, чөнки мондый зур чаралар үткәрүнең халыкара кагыйдәләре буенча спорт объектлары янына машина кую тыела.
Моның белән бәйле рәвештә, 6 июльдә 9.00 сәгатьтән 7 июльдә 5.00 сәгатькә кадәр һәм 17 июльдә 9.00 сәгатьтән 18 июльдә 5.00 сәгатькә кадәр Чистай урамында, Ямашев проспектыннан алып Адоратский урамына кадәр (75, 77, 79, 85а йортлар) транспортларны кую тыела.
Дәүләт автоинспекциясе машина хуҗаларын вакытлы уңайсызлыкларга аңлап карауларын һәм Универсиада ачылу һәм ябылу көннәрендә автомобильләрен йорт ишегалларында яки түләүле урыннарга куюларын сорый.
Спорт объектларына бару өчен җәмәгатьчелек транспортын кулланырга киңәш ителә. Бу хакта Казан ЮХИДИ пропаганда төркеме хәбәр итә.