Петербургта икенче Сабантуй үтте

Көн кояшлы, матур, туган телдә яңгыраган җырлар аеруча моңлы иде

(Санкт – Петербург, 2 июль, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова).  Быел төньяк башкалада халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуй ике тапкыр оештырылды. Аның беренчесе 23 июньдә булса, икенчесе 30 июньдә узды. 
30 июньдә Петербург Сабантуе фонды президенты Ирек Галеев җитәкчелегендә оештырылган татарның иң олы тантанасына яше – карты агылып килде. Ленинград өлкәсе Всеволожск районының Энколово авылы янындагы алан иртәнге сәгать унга төрле телдә яңгыраган тавышлардан гөрләп тора иде инде. Һәркем олы сәхнәгә якынрак җирдән урын алып калырга ашыккан. Гаиләләре, туганнары, дус – ишләре белән килүчеләр палаткаларын корган, милли ризыклы табынын җәйгән. Илһамланып, рәхәтләнеп татар телендә яңгыраган җырларны тыңлый. Түрдән капкага кадәр сузылган ике сукмакның ике ягыннан сәүдәгәрләр, һөнәрчеләр, рәссамнәр, башка үз кул иҗаты җимешен тәкъдим итүчеләр урын алган. Биредә бизәнгечләрдән алып түбәтәйләргә кадәр бар. Санкт- Петербург һәм Русиянең төньяк - көнбатыш мөселманнары Дини идарәсе каршында чыгып килүче “Нур” гәзитен дә күпләр теләп ала.
Шушы урында азрак тарихка күз салып алу да урынлы булыр. Бу аланда язгы сабан бәйрәме 1965 елдан бирле оештырыла, аңа кадәр Йосыпов бакчасында үткәрелгән. Сабантуй “ветераннары” хәтерләвенә караганда, совет чорында тантананы рәсми рөхсәт тә итмәгәннәр, тыймаганнар да. Бөек Ватан сугышына кадәр татар гаиләләре һәр елны Шапки авылы янына җыелып бәйрәм иткән. Җиңүдән соң Сабантуйны тергезгәннәр. Шул чордан башлап ул Ленинград өлкәсендә уза. Хәзер Санкт – Петербургта татар халкы тантанасы күпмилләтләр катнашлыгындагы бәйрәмгә әверелде. Аны чын мәгънәсендә бар халыклар көтеп ала.
Ленинград өлкәсендә Сабантуйның һәр елны июньнең соңгы якшәмбесендә узуы матур гадәткә әйләнде. Бәлки Сабантуйда халыкның искиткеч күп булуы шушы сәбәп белән дә аңлатыладыр. Көн искиткеч матур, кояшлы иде. Олы сәхнәдә Татарстанның халык артисты Альберт Әсәдуллин туган телдә таныш җырларны сиптерде. Ул башкарган моңнар тәэсиренә түзә алмыйча, яше –карты биергә төште. Гомүмән , бу көнне биюләр, җырлар күп булды. Һәм һич туйдырмады. Күңелдә йөргән, йөрәктә урын алган, канга сеңгән мәгънәләрне сәхнәдән ике телдә Альберт Әсәдуллин җиткерде. “ Туган җир, туган тел һәм газиз әни. Дөньяда иң бөек шушы өч нәрсә ”, диде ул.
Сабантуй тантанасында Петербург губернаторы Георгий Полтавченко, Санкт- Петербург һәм Русиянең төньяк - көнбатыш мөселманнары Дини идарәсе рәисе Равил Пончаев, Петербург Сабантуе фонды президенты Ирек Галеев, Архангель төбәк татар милли – мәдәни мохтәрияте рәисе Рим Кәлимуллин, Ленинград өлкәсе губернаторы Александр Дрозденко, төбәк хакимияте әгъзалары, якын һәм ерак чит илләрдән вәкилләр чыгыш ясады, милли тантана белән ихлас котлады. Сабантуйга килүчеләр өчен казаннарда пылау пеште, кызу учакта шашлык кызды. Гөбәдия, өчпочмак, вак бәлешләрне “Чәк – Чәк” кафесы тәкъдим итте. Аланга җыелучылар спорт ярышларында, бүтән төрле көч таләп итә торган һәм кызыклы бәйгеләрдә катнаша алды. Сәхнәдәге чыгышларны Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, А. М. Горький исемендәге мәдәният сарае директоры Әнвәр Сәетбагин һәм Санкт – Петербург консерваториясе укытучысы Әнзаб Гибадуллин алып барды. Сабантуй күңелләрдә искиткеч зур канәгатьлек һәм шундый тормышчан, мәгънәле, барлык халыкларны җыярлык милли бәйрәме булган халкыбыз өчен горурлык хисе тудырды.