Казандагы Ленин музей-йортын тантаналы рәвештә ачу вакыты кичектерелә

Универсиада вакытында музейга Куба, Вьетнам, Кытай кебек илләрнең делегацияләре килер дип көтелә.

(Казан, 2 июль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Казанда реставрациядән соң Ленин музей-йортын тантаналы рәвештә ачу вакыты кичектерелә. Аның төгәл вакыты хәбәр ителми. Бүген ТР Дәүләт Советында узган матбугат очрашуында КПРФ партиясе фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов билгеләп үткәнчә, музей бишенче июльдә эшли башлаячак дип көтелә.

Билгеле булганча, музей-йортның ачылышы 3 июльгә планлаштырылып, тантаналы ачылышка КПРФ партиясе лидеры Геннадий Зюганов килергә тиеш иде. Бүген Х.Миргалимов аның вакытында килә алмавын Россия Фәннәр академиясе тирәсендә барган вәзгыятькә бәйләп аңлатты. Россия Фәннәр академиясендә барган дебатлар кайчан тәмамлана – Г.Зюганов шул вакытта килә алачак.

Республика җитәкчелеге катнашында тантаналы ачылыш Универсиада вакытында яки Универсиададан соң булуы ихтимал.

Хафиз Миргалимов реставрация эшләре өчен 12 млн. сум акча бүленүен хәбәр итеп, моның өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Реставрацияне Санкт-Петербург шәһәре осталары башкарган. Эшләр тәмамлану алдында, экспонатлар китерелгән. Универсиада вакытында музейга Куба, Вьетнам, Кытай кебек илләрнең делегацияләре килер дип көтелә.