Әгерҗенең Күләгәш авылында төзелүче клуб, ФАП, китапханәне берләштерүче яңа бина сафка басачак

Бу бина – Күләгәштә сафка басачак беренче шундый заманча социаль объект

 (Казан, 2 июль, “Татар-информ”). Әгерҗе муниципаль районының Күләгәш авылында клуб төзелә. Озакламый биредә республика программасы кысаларында төзелүче клуб, ФАП, китапханәне берләштерүче яңа бина сафка басачак.

Төзелеш барышы белән район башлыгы Валерий Макаров танышты. Биредә төзелеш эшләре февраль ахырында ук башланган. Илнур Мифтахиев җитәкчелегендәге “СтройГрад” ширкәте төзүчеләре бинаны сафка бастыру көнен якынайту өчен иртә таңнан караңгы төшкәнче төзелештә.

Бу бина – Күләгәштә сафка басачак беренче шундый заманча социаль объект. Ул халыкка хезмәт күрсәтү белән бергә авылыбызга ямь дә биреп торачак, – ди авыл җирлеге башлыгы Юрий Васильев.

Юлны төзекләндерүне “Брус” җәмгыяте филиалына йөкләү турында килешенгән. Ә менә бинаны койма белән әйләндереп алуны төзүчеләр үзләре башкарачак, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.