Әгерҗедә 31 гаилә тузган торактан күченде

16 һәм 15 фатирлы йортлар тљзелешен район башлыгы шәхси контролендә тоткан

 (Казан, 2 июль, “Татар-информ”). Әгерҗедә 31 гаилә тузган торактан яңа фатирларга күченде. Ометов урамында торак йортларны файдалануга тапшыру тантанасы булды. Анда район башлыгы Валерий Макаров катнашты.

- Бу йортларның төзелешен шәхси контролемдә тоттым. Һөнәрем буенча төзүче буларак, сыйфатка карата аеруча таләпчән булдым. Бәлки, бу таләпчәнлек кайбер очракларда төзүчеләргә бик үк ошап та бетмәгәндер. Әмма бүген алар да, мин дә бу йортлар сыйфатлы һәм намуслы башкарылган дип зур горурлык белән әйтә алабыз, - диде чыгышында район башлыгы.

16 фатирлы йортны авария хәлендәге тораклардан күчерү программасы буенча “МирСтрой” ЯАҖ төзегән. Ә 15 фатирлы икенче йорт социаль ипотека программасы буенча “СтройГрад” ЯАҖ ярдәме белән сафка баскан, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.