Ел башыннан ТР Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре 20 мең литрдан артык фальсификацияләнгән алкогольне кулланудан чыгарган

Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән продукция җитештерү һәм сату өлкәсендә 34 җинаять ачыкланган

(Казан, 2 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2013 нче елның беренче яртыеллыгында Татарстан буенча эчке эшләр органнары хезмәткәрләре тарафыннан алкоголь базары объектларында 1,5 меңнән артык тикшерү үткәрелгән. Алар нәтиҗәсендә төрле хокук бозулар буенча 1,5 мең беркетмә төзелгән. Аларның 1100е берәмләп сату базарындагы хилафлыклар буенча, калганнары шәхси секторда закон бозуларга кагыла. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР ЭЭМ Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең бүлек башлыгы Ринат Акчурин хәбәр итте.
“Вазифаи затларга, төрле оешмаларга мөнәсәбәттә 1685 административ беркетмә рәсмиләштерелгән, шул исәптән, алкоголь продукция әйләнеше һәм сату өлкәсендәге хокук бозулар буенча да беркетмәләр бар. Закон бозу очракларының күбесе Казанда, Яр Чаллыда, Әлмәттә, Бөгелмәдә, Чистайда, Яшел Үзәндә теркәлгән. Законсыз әйләнештән 20 мең литрдан артык фальсификацияләнгән исерткеч йолып алынган. Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән продукция җитештерү һәм сату өлкәсендә 34 җинаять ачыкланган. 21 зат җинаять җаваплылыгына хөкем ителгән”, - дип сөйләде Ринат Акчурин.
Аның әйтүенчә, соңгы ике елда республика территориясенә легаль булмаган юл белән алкоголь кертү каналларын ябуга җитди игътибар юнәлтелә. Шул рәвешле, Башкортостан, Оренбург, Киров, Самара, Ульяновски өлкәләреннән, Пермь краеннан сыйфатсыз ясалма спиртлы эчемлекләр кертү белән шөгыльләнгән җинаятьчел төркем эшчәнлеге фаш ителгән. Ел башыннан Татарстанга фальсификацияләнгән алкоголь кертү белән мәшгуль булган 5 каналга чик куелган. Ринат Акчурин Казакъстаннан кертелүче исерткечләрне легаль булмаган төстә сату очракларының күп булуына басым ясап, 2013 нче елның февралендә Сарман районы Җәлил бистәсендә, Казакъстаннан кертелгән 1 мең шешә спиртлы эчемлекне 300 мең сумга сатарга ниятләүчеләр булуын мисалга китерде. ТР Эчке эшләр министрлыгы алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча эшчәнлеген дәвам итәчәк”, - дип белдерде Ринат Акчурин. Аның фикеренчә, мондый очраклар ачыкланган очракта, район администрацияләре дә кырыс административ җәза чараларын кайгыртырга тиеш.
Брифингта китерелгән мисалларның берсе – Казан шәһәрендә яшәүче гражданин Кузнецов, сәүдә ноктасында лицензиясез продукция сатуы өчен 4 тапкыр административ җаваплылыкка тартылган. Әмма бу җәза аның эшчәнлегенә киртә булмаган. Шуңа күрә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе аңа карата материалларны республиканың тикшерү идарәсенә тапшырган. Шулай итеп, сансыз эшмәкәргә җинаять җаваплылыгы да янавы ихтимал.
Гомумән алганда, исерткеч эчемлекләр җитештерү, әйләнешкә кертү мәсьәләсендә хилафлыкларга юл куючылар өчен штрафларның суммасы көлке тудыра. РФ Административ хокук бозулар турындагы кодекс нигезендә, физик затларга карата ул 4 мең сумны тәшкил итә һәм табылган продукция алар кулыннан тартып алына. Юридик затларга штраф күләме 10 мең сумнан алып, 40 мең сумга кадәр тәшкил итә.