Чистай “Водоканал”ы үзен саклау өчен 2,5 миллион чыгарып салачак

Районның терроризмга каршы комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды

 (Казан, 2 июль, “Татар-информ”). Объектларның терроризмга каршы саклыгы, Универсиада һәм аңа әзерлек барышында аеруча игътибарлы булу – Чистай муниципаль районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов рәислегендә узган терроризмга каршы комиссия утырышында күтәрелгән төп темалар булды.

Комиссия утырышында чыгыш ясаган “Чистай-Водоканал” директоры Виктор Шурыгин сөйләгәннәрдән аңлашылганча, предприятиедә яшәү белән тәэмин ителешне саклау өчен 2,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән, дип хәбәр итә “Чистопольские известия” газетасы.