4 июльдән 9 шәһәр яны поездының расписаниесе үзгәрә

Араларында һава аланын шәһәр үзәге белән тоташтыручы аэроэксперсслар да бар

 (Казан, 2 июль, “Татар-информ”). 4 июльдән 9 шәһәр яны поездының расписаниесе үзгәрәчәк, дип хәбәр итә ГТЮ Казан төбәгенең матбугат хезмәте.
6410 нчы Казан-Сосновка поезды расписаниесе Казан-Дәрвишләр бистәсе участогында үзгәрә. Дәрвишләр бистәсе станциясендә 21 сәгать 43 минуттан 21 сәгать 44 минутка кадәр тукталыш ясаганнаннан соң, состав юлын гамәлдәге расписание буенча дәвам итәчәк.
6431 нче Сосновка-Казан поездының хәрәкәтенә Вахитов-Казан станцияләре аралыгында үзгәреш керә. Состав башкалага 21 сәгать 6 минутка килеп җитәчәк. 6429 нчы Сосновка-Казан поезды исә Әмәт-Казан станцияләре аралыгын үзгәртелгән расписание буенча үтә. Шәһәр яны поездының Казанга килеп җитү вакыты моннан соң 19 сәгать 53 минутта булачак. 6430 нчы Казан-Арча поездының расписаниесе тулаем үзгәрә. Состав Татарстан башкаласыннан 19 сәгать 22 минутта кузгалып китәчәк, Арчага килү вакыты – 21 сәгать 1 минутта.
Һава аланын шәһәр үзәге белән тоташтыручы кайбер аэроэксперссларның (7233, 7239, 7241, 7243, 7245 нче) расписаниеләренә дә үзгәрешләр керә.