Түбән Камада “спайс”ның чираттагы каналын яптылар

Наркополицейскилар операция барышында 24-30 яшьлек егетләрне тикшергән вакытта 300 грамм наркотикка юлыкканнар
(Түбән Кама, 2 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Түбән Кама наркополицейскилары 24 яшьтән алып 30 яшькәчә булган егетләрне туктатып тикшергәннәр. Операция барышында бу яшьләрдә 300 грамм наркотик булганлыгы ачыкланган, дип хәбәр итә Түбән Кама телерадиокомпаниясе.
Түбән Каманың Дәүләт наркотик контроле идарәсе бүлеге Олег Князькин сүзләренә караганда, тоткарланган яшьләр “спайс” наркотик матдәсен тарату белән шөгыльләнгәннәр. Хәзерге вакытта бу кешеләргә карата җинаять эше кузгатылган. Аларны 8 елдан алып 20 елгача ирекләреннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.