Башкортстанда Алманиядә һәлак булган балаларны искә алалар

Алмания күгендә Башкортстанның ТУ-154 очкычының һәлакәткә юлыгуына 8 ел булды
(Уфа, 2 июль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Алмания күгендә Башкортстанның ТУ-154 очкычының һәлакәткә юлыгуына 8 ел булды. Шушы уңайдан бүген Уфада мәхүмнәрне искә алу чаралары бара. Фаҗига корбаннарының ата-аналары, туганнары, Уфаның Көньяк зиратында бергә җыелып, хәтер мәрәсимендә катнашты.
2002 елның 2 июленә каршы төндә Алмания күгендә Башкортстан очкычының АКШның “DHL” ширкәтенең транспорт очкычы белән бәрелешүдән 71 кеше һәлак булган иде. Шуларның күпчелеге, 48 кеше - Испаниягә ялга баручы Башкортстан балалары булды.
Шул коточкыч фаҗигагә 8 ел үтеп китсә дә, ата-аналарның күңел яралары һаман да төзәлми һәм алар мәңге дә төзәлмәячәк инде. Бу көннәрдә Башкортстанда корбаннарны искә алу чаралары үтә.
Башкортстан очкычында һәлак булучыларның туганнарын берләштергән җәмәгать оешмасы җитәкчесе Зөлфәт Хамматов фикеренчә, һәлакәт корбаннарының туганнары әлеге фаҗигадә гаепле булган кешеләргә карата чыгарылган йомшак хөкем карары белән беркайчан килешә алмаячак.
Уфада яшәүче Владимир Савчук та шул ук фикердә. Ул Алмания күгендәге фаҗигагә юлыккан очкычта бар гаиләсен – хатыны Иринаны, улы Владиславны һәм кызы Верониканы югалткан иде. Савчук әфәнде Алмания ягының моңа кадәр үзләренә күрсәткән хөрмәтенә рәхмәтен белдерә, шул ук вакытта ул әлеге фаҗиганең сәбәпчесе булган Швейцариянең гамәлләренә нәфрәтләнүен җиткерде ул.
“Швейцария мәхкәмәсенең әлеге һәлакәткә китергән “Скайгайд” ширкәте хезмәткәрләрен нибары 6-15 айга шартлы рәвештә генә хөкем итүе корбаннар истәлеген мыскыл итү ул”, - диде Савчук әфәнде.