Бөгелмәнең кадрларны әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү үзәге диплом яулады

Хезмәтне саклау һәм уңайлы эш шартлары тудыру буенча үткәрелгән бишенче республика смотр-конкурсында үзәк эшчәнлеген уңай бәяләгәннәр
(Бөгелмә, 2 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Бөгелмәнең кадрларны әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү үзәге хезмәт куркынычсызлыгы һәм шартлары буенча үткәрелгән бишенче республика смотр-конкурсында диплом яулады.
“Бугульминская газета” язганча, үзәк “Хезмәтне саклау һәм уңайлы эш шартлары тудыру чараларын актив оештырганы өчен” номинациясендә җиңеп чыккан. Шунысы игътибарга лаек, смотр-конкурста катнашучы төрле милек формаларындагы оешма һәм предприятиеләр арасында уку йорты буларак бу үзәк берүзе генә катнашкан.