Муниципаль милекне бүлү белән бәйле закон проекты икенче укылышка әзерләнә

“2009 елның 1 гыйнвареннан республиканың шәһәр һәм районнан торган 12 муниципаль берәмлеге милекләрен бүләргә тиеш. Әлеге закон шушы милекне бүлү тәртибен күрсәтә”, - дип белдерде Марат Галиев
(Казан, 2 июль, “Татар-информ”5 Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты чираттагы утырышында катнашучы депутатлар “Муниципаль карамактагы милекне чикләү белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү тәртибе турында” ТР законы проектын икенче укылышка әзерләде, закон проектын беренче укылышта кабул иткәннән соң кергән төзәтмәләр карады.
Комитет рәисе Марат Галиев белдергәнчә, икенче укылышка кертелгән төзәтмәләр ТР Президенты аппаратының хокук идарәсе һәм ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыклары белән килештерелгән. Әлеге төзәтмәләр законның концепциясен үзгәртми, ә юридик характерда булып, теге яки бу нигезнамәләрне гади тел белән аңлатырга мөмкинлек бирә.
“2009 елның 1 гыйнвареннан республиканың шәһәр һәм районнан торган 12 муниципаль берәмлеге милекләрен бүләргә тиеш. Әлеге закон шул милекне бүлү тәртибен күрсәтә”, - дип белдерде М.Галиев.