news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә яңа туган сабыйларга бүләк ясадылар

Әлеге акцияне дүртенче ел рәттән «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» территориаль идарәсе белән берлектә Әлмәт хатын-кызлар берләшмәсе уздыра.

Әлмәттә яңа туган сабыйларга бүләк ясадылар
Таня Шамбер

(Әлмәт, 2 июнь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Халыкара балаларны яклау көнендә Әлмәтнең балалар тудыру йортыннан чыгучы сабыйларга машинада йөрү өчен махсус җайланмалар тапшырылды.

Әлеге акцияне дүртенче ел рәттән «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» территориаль идарәсе белән берлектә Әлмәт хатын-кызлар берләшмәсе уздыра. Бу көнне яңа туган дүрт балага бүләк ясалган.

Күркәм традициягә әверелгән акция сабыйларга тормышның беренче көннәреннән үк үзләренең куркынычсызлыгын тәэмин итү мөмкинлеге бирә, ди оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100