news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы Иске Камка авылында ике чишмәне төзекләндерергә җыеналар

Узган ел авылда ике чишмә төзекләндерелгән булган.

Әлки районы Иске Камка авылында ике чишмәне төзекләндерергә җыеналар
http://alki-rt.ru/news/yaңalyiklar/lki-rayony-iske-kamka-avylynda-bu-yd-ike-chishmne-tzeklndererg-yenalar

(Әлки, 2 июнь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районының Иске Камка авылында бу җәйдә ике чишмәне төзекләндерергә җыеналар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Аларның берсе — авыл читендәге Салкын чишмә. Халык аны Аю аланы чишмәсе дип тә атый. Авыл халкы гомер-гомергә печәнгә йөргәндә, күрше авылга барганда бу чишмәнең салкын тәмле суын эчеп сусавын баскан, хәл җыйган. Аның тирәсен басып киткән агачларны кискәннәр, хәзер бетон алкалар төшереп, тирә-юнен төзекләндерергә, тотып алырга ниятлиләр.

Чикләвеккә, җиләккә, печәнгә барганда халык саф суын эчеп кинәнә торган Кечкенә урман чишмәсен дә агачлар басып киткән булган. Ул да чистартылып, алкалар төшереп төзекләндереләчәк.

Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров әйтүенчә, узган ел авылда ике чишмә төзекләндерелгән булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100