Рәфыйк Мөхәммәтшин: Болгар ислам академиясе ректоры яшь белгеч булырга тиеш

Россия ислам институты ректоры фикеренчә, Россиядә административ эш тәҗрибәсе булган мөселман дин белгечләре юк.

(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”, Рөстәм Килсинбаев). Болгар ислам академиясе ректоры яшь белгеч булырга тиеш, дип саный Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин. Бу хакта “Татар-информ”га югары уку йорты җитәкчесе интервью да бирде.

“Барыннан да элек, ул яшь белгеч булырга тиеш, чөнки бүгенге көндә Россиядә административ эш тәҗрибәсе булган мөселман дин белгечләре юк. Шуңа аны яшьләр арасыннан сайлау кулай булыр”, - дип шәрехләде Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Россия ислам институты ректоры үз фикерен югары уку йорты кабул итү комиссиясе составы уңаеннан җиткерде. “Әлегә кабул итү комиссиясе расланмаган. Беренче елда анда учредительләр вәкилләрен кертергә кирәк. Мөгаен, кабул итү комиссиясе безнең академиянең әйдәп баручы педагог һәм укытучыларыннан торыр, һәм бу якын арада билгеле булыр”, — дип белдерде ул.