Казанга фин татарлары делегациясе килә

Кунаклар өчен Казанның истәлекле урыннары белән танышу буенча бай программа әзерләнгән
(Казан, 2 июнь, “Татар–информ”, Радик Муллагалиев). 4 июньдә Казанга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты чакыруы буенча Финляндия татарлары делегациясе (барлыгы 16 кеше) килә. Кунаклар өчен Казанның истәлекле урыннары белән танышу буенча бай программа әзерләнгән, алар шулай ук Болгарга барырга да ниятли.
7 июнь көнне 14.00 сәгатьтә “Хезмәт резервлары” стадионында Хельсинкиның “Йолдыз” һәм Казандагы татар–төрек лицейларында укучыларның «Family 16» берләштерелгән командасы арасында узачак иптәшләрчә футбол матчы әлеге визитның төп үзенчәлеге булыр дип көтелә.
Кунаклар командасы һөҗүмчесе Әмир Вафин “Татар–информ” агентлыгы хәбәрчесенә биргән интервьюсында үз командасы хакында сөйләде. “Хельсинкидагы “Йолздыз” спорт клубы оешуга 50 ел тулды. Буыннар алышынса да, футбол безнең яраткан спорт төре булып кала. Без рәсми рәвештә Финляндия футбол лигасының дүртенче дивизионы уеннарында катнашабыз”, – диде ул.
Искәртеп узабыз, Казандагы очрашу Россия һәм Финляндия җыелма командалары арасында футбол буенча дөнья чемпионатының сайлап алу матчы алдыннан узачак.