Бүген Ф.Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Оренбург өлкәсендә булачак

Спикер Оренбург өлкәсе губернаторы Алексей Чернышев белән очрашачак, Оренбург өлкәсендә Татарстан Республикасы Мәдәният көннәре кысаларында оештырылган чараларда катнашачак
(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”). Бүген – 2 июньдә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Оренбург өлкәсендә булачак.

ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, спикер Оренбург өлкәсе губернаторы Алексей Чернышев белән очрашачак, Оренбург өлкәсендә Татарстан Республикасы Мәдәният көннәре кысаларында оештырылган чараларда, аерым алганда, “Милли авыл” мәдәният комплексында Татар мәдәнияты, көнкүреше һәм этнографиясе музей-йорты ачылуда катнашачак.