ТР прокуратурасы балигъ булмаганнарның тәрбиясенә зыян китерүче алшартларны ачыклаган

Татарстан прокуратурасы, балаларны, көчләү һәм мәрхәмәтсезлекне алга сөрүче мәгълүмат таратудан яклауга юнәлдерелгән закон үтәлешен тикшергән
(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Татарстан прокуратурасы тарафыннан, балаларның сәламәтлегенә, тәрбиясенә, әхлакый һәм рухи үсешенә зыян китерүче, көчләү һәм кансызлыкны, порнографияне алга сөрүче мәгълүматтан яклау турындагы закон үтәлеше тикшерелгән.
Тикшерү барышында балигъ булмаган яшүсмерләр өчен каралган төрле мәгълүмати продукция, шулай ук башка затлар өчен йөз тоткан, әмма балалар карый торган вакытта күрсәтелүче тапшырулар, интернет челтәре аша, реклама рәвешендә таратылучы продукция тикшерелгән. Хокук сакчылары ачыклаганча, республика кинотеатрларында еш кына тамашачыларга фильмнар турында, шул исәптән яшь буенча чикләүләр хакында мәгълүмат җиткерелми.
Прокурор тикшерүләре стриптиз оештыручы күңел ачу үзәкләрен һәм төнге клубларны да колачлаган. Тәҗрибә күрсәткәнчә, күп кенә балигъ булмаган балалар кәефләрне күтәрүче оешмаларга еш йөри. Алай гына да түгел, мондый учреждениеләрдә аларга спиртлы эчемлекләр сатып алу һәм куллану да рөхсәт ителә.
Казанның Киров, Вахитов районнарында, Әлмәт һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә, балалар булган җәмәгать урыннарында эротик эчтәлекле журналлар сатылуы ачыкланган. Тикшерү кысаларында, Актаныш районында порнографик эчтәлекле продукция сатылучы 7 DVD ноктасы ябылган. Лаеш районында порнографик эчтәлекле DVD-фильмнар балалар киноленталары белән бергә сатылган. Моңа охшаш хокук бозулар Буа, Зәй районнарында да күзәтелгән.
Тикшерү нәтиҗәсендә, шәһәр һәм район прокурорлары тарафыннан законны бозмау турында 29 кисәтү, 22 дәгъва гаризасы кертелгән. Алар нигезендә 8 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылган. Барлыгы 25 административ эш кузгатылган. Моннан тыш, судка интернет-кафе эчшәнлеген тыю турында 3 дәгъва гаризасы юлланган, дип белдерә ТР прокуратурасының матбугат хезмәте.