«Сәламәт йөрәк» экспедициясе казанлыларга хезмәт күрсәтә

Экспедиция Мәскәү - Ярославль – Самара – Волгоград – Сарытау – Тольятти - Казан - Чабаксар - Түбән Новгород - Мәскәү маршруты буенча хәрәкәт итә
(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова.) Алдан хәбәр ителгәнчә, бүгеннән, ике көн дәвамында, «Башкортостан» ике палубалы теплоходында оештырылган «Сәламәт йөрәк» акциясе Казан елга портында халыкка медицина хезмәте күрсәтә. Иртәнге 10нан кичке 8гә кадәр әлеге махсус җиһазландырылган теплоходта казанлылар үзләренең кан составында холестерин, глюкоза күләмен ачыклый, гәүдә авырлыгының нормадамы, шикәр диабеты һәм йөрәк-кан авырулары куркынычы яныймы-юкмы икәнен белә алалар. Биредә шулай ук кардиолог та кабул итә, пациентның хәленә карап, теге яки бу йөрәк авыруын профилактикалау, дәвалау буенча киңәшләр бирә. Шунда ук «Ашыгыч ярдәм» машинасы да кизү тора.
 Бүген Татарстан һәм Россия табиплары белән теплоходта үткәрелгән матбугат конференциясендә мәгълүм булганча, 15 майда старт алган «Сәламәт йөрәк» экспедициясе 11 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Россия халкы үзенең сәламәтлегенә игътибар итсен, йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау буенча мәгълүматлы булсын өчен Мәскәүдән кузгалган экспедиция Ярославль – Самара – Волгоград – Сарытау - Тольятти - Казан - Чабаксар - Түбән Новгород - Мәскәү маршруты буенча хәрәкәт итә. Шушы тукталган һәр шәһәрдә, алдан килешенгәнчә, җирле табиплар хезмәт күрсәтә, диагноз куя. Хәер, казанлы Тамара Лабутина нәкъ шул максаттан бирегә килгән дә: «Нишләптер, үзебезнең поликлиникада миңа диагноз куя алмыйлар, әле тегендә, әле монда күренергә җибәрәләр. Биредә мин шуңа өмет итеп килдем. Үземне сәламәт дип санамыйм, чөнки әледән-әле аңым китеп егылам», - дип, борчуларын белдерде ул «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә. Анна Шәйхуллина исә поликлиникада йөрәк-кан тамырлары авыруы буенча исәпкә куелган булса да, үтемлерәк киңәш бирмәсләрме дип, тикшерү узарга килгән икән. Хәер, экспедиция килеп тукталганның беренче көнендә иртәдән үк чиратка басып, тиз арада үзенең йөрәк эшчәнлеге турында мәгълүмат алырга теләп килүчеләр теплоходта бик күп. Матбугат конференциясендә билгеләп ителгәнчә, Казан кебек миллион халкы булган шәһәрләрдә көненә 1400-1450ләп кеше шундый тикшерү уза.