Россиядә һәр елны 1 млн. 300 мең кеше йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан вафат була

Аларның да күбесе хезмәткә яраклы яшьтәгеләр, дип «Сәламәт йөрәк» экспедициясендә катнашучы табиплар чаң суга
(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова.) Бүген Казанда тукталган «Сәламәт йөрәк» экспедициясе буенча матбугат конференциясе үткәрелде. «Башкортостан» теплоходында оештырылган әлеге чарада ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Рифинә Голубева; әлеге министрлыкның дәвалау ярдәме күрсәтү бүлегеннән баш терапевт Индус Сафин; ТРның баш кардиологы, Казан дәүләт медицина университетының факультет терапиясе кафедрасы мөдире, медицина фәннәре докторы Альберт Галявич; Россия дәүләт медицина университетының госпиталь терапиясе кафедрасы мөдире, профессор Геннадий Гендлин; Санкт-Петербург медицина академиясенең эчке авырулар кафедрасы мөдире, профессор Владимир Хирманов һәм Bayer Schering Pharma компаниясенең гомуми терапия бүлеге җитәкчесе Лилия Куликова катнашты.
Конференциядә бирелгән мәгълүматларга караганда, Россиядә һәр елны 1 млн. 300 мең кеше йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан (Россиядә үлем очракларының гомуми саныннан 56,7 процент булса, Татарстанда – 63,6 процент) вафат була һәм шуларның күпчелеге – хезмәт яшендәге кешеләр. Татарстанның кардиология хезмәте хәбәр итүенчә, татарстанлыларның һәр җиденчесе һәм казанлыларның һәр бишенчесе йөрәк яки кан тамырлары авыруларыннан интегә.
Шуңа күрә йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычы яныймы-юкмы икәнлеккә экспресс-диагностика ясауны күздә тоткан «Сәламәт йөрәк» экспедициясендә Бөтенроссия кардиологлар гыйльми җәмгыяте, Россиянең артериаль басым буенча медицина җәмгыяте, йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау максатыннан «Аспирин Кардио» препаратын эшләп чыгара торган «Bayer Schering Pharma» халыкара фармацевтик компаниясе әлеге уртак акцияне оештыруны гамәлгә ярашлы дип тапканнар. Экспедиция барышында югарыда әйтелгән терапия һәм кардиология өлкәләрендә танылган белгечләр шәһәр халкы өчен «Пациент мәктәбе» дип аталган мәгълүмати лекцияләр, табиплар өчен «түгәрәк өстәл»ләр дә уздыралар. Россия Федерациясе Хөкүмәте гамәлгә куйган «Российская газета» экспедиция барышын яктырта һәм аның мәгълүмати партнеры булып тора.