“Наз” фонды Балаларны яклау көнен теплоходта сәяхәт белән билгеләп үтә

Моннан тыш, дүрт авыл районына 400 пар аяк киеме һәм кием-салым тапшырылды
(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”). Татарстанның “Наз” ятим һәм инвалид балаларга ярдәм күрсәтү иҗтимагый хәйрия фонды инде 11 ел Халыкара балаларны яклау көнен теплоходта сәяхәт белән билгеләп үтә, анда Казаннан 150дән артык ятим бала катнаша. Соңгы ике елда авыл балаларына да сәяхәткә чыгу мөмкинлеге тудырыла.
3 июньдә Кайбыч, Питрәч районнары һәм Казан балалары теплоходта мавыктыргыч экскурсиягә чыгачак, дип хәбәр итте “Татар-информ” агентлыгына “Наз” фондының президенты Нурания Сәйфетдинова.
Аның сүзләренә караганда, 4 июньдә авыл районнарыннан килгән 140 бала зоопаркка барачак, тәм-томнар белән сыйланачак, туйганчы бер-берләре белән аралашачак. Чаралар Балаларны яклау көненә багышланган.
Моннан тыш, Балаларны яклау көне уңаеннан Балтач, Әтнә, Теләче һәм Алексеевски районнарына 400 пар аяк киеме һәм кием-салым тапшырылды.
“Без юллаган хат һәм мөрәҗәгатьләргә битараф калмаучыларның барысына да зур рәхмәт. Чын йөрәктән кылган изге гамәл сезнең дә, баланың да күңелен җылыта, ә балага игътибар бик тә кирәк”, - дип ассызыклады Н.Сәйфетдинова.